Махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй хәрбиенә истәлек тактасы ачылды
Бүген Зәйдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Нияз Харрасовның исемен мәңгеләштереп, ул яшәгән йортта истәлек билгесен ачу тантанасы булды.
Никифоров урамының 85нче йорты янына истәлек билгесен ачу тантанасында район җитәкчелеге, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, Нияз Харрасовның туганнары, дуслары катнашты.
- Хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү - безнең бурычыбыз. Бүген безнең барлык уйларыбыз фашизмга каршы көрәштә җиңүгә юнәлдерелгән. Һәм бу бөек максат өчен үз гомерләрен кызганмаган батыр ир-егетләребез аерым хөрмәткә лаек. Нияз Ильясович илебезнең тыныч тормышы һәм иминлеге өчен башын салды, ул барыбыз өчен дә батырлык һәм ныклык үрнәге. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, - диде чыгышында шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов.
Нияз Харрасов Зәйдә туып үскән, 4нче мәктәптә укыган. Харрасовлар гаиләсендә дүрт бала үскән, Нияз – иң өлкәне. Алар Никифоров урамының 85нче йортында яшәгәннәр. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, егет Казанга китә. 2022 елның 28 октябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырыла. Мотоукчылар бүлеге ефрейторы Нияз Ильясович 2024 елның 21 ноябрендә Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен “Хәрби батырлык өчен”, “Кыюлык өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Истәлек билгесен ачу тантанасында хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясап, Нияз Харрасовның батырлыгын, яшь буынга үрнәк булуын ассызыкладылар.
Чарада Ниязның энесе Марат белән сеңлесе Гөлнара да катнашты. Нияз Харрасовның улы Шөкрәт тә әтисе үрнәгендә патриот булып үскән. 18 яшьлек егет бүгенге көндә әтисе үрнәгендә чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үти, әтисе кебек десантчы. “Бездән башка беркем дә түгел” – әти кешенең дә, улының да тормыш девизы.
-Ниязның дуслары күп булды, ныклы характерлы абыебызны барысы да хөрмәт итте. Ул гадел, курку белмәс, кыю, киң күңелле егет иде. Мобилизация башланып, аңа повестка килгәч, карары нык булды: “Мин бармасам, кем барыр!” Улы Шөкрәтнеңдә хәрби хезмәтне үтүен теләде. Казанда яшәгәндә, Зәйгә еш кайтты. Кызганыч, яу кырыннан иптәшләрен алып чыкканда, үзенең дә гомере өзелә. Ул тормышны бик яратты. Без батыр абыебыз белән горурланабыз, - диде сеңлесе Гөлнара.
Тантанада катнашучылар Нияз Харрасовны бер минут тынлык белән искә алдылар, Ватанны саклаучыга хөрмәт йөзеннән истәлек тактасы янына чәчәкләр салдылар.
Хәзер шәһәребезнең Никифоров урамы 85нчы йорты диварына урнаштырылган истәлек тактасы һәркемне каршы алып, бу йортта үскән егетнең батырлыгы, безнең тыныч күк йөзебез өчен башын салуы турында искәртеп торачак. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, йортның фасадында мемиораль такта мәңгегә калачак. Безнең шәһәрдә яшәүче һәркем монда герой яшәгәнен беләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев