Машина төзүчеләр династиясе башында тора
Зәйнең машина тәгәрмәчләре ясау заводы эшләү дәверендә төрле үзгәрешләр кичерсә дә, аның йөзен күрсәтүче төп хәзинәсе – хезмәт кешеләре һәр чорда да әлеге тармакка тугры калып эшләүләрен дәвам итәләр. 40 елдан артык машина төзелеше хезмәтенә тугры калган Сергей Захаров – әнә шундыйлардан.
Сергей Владимирович заводка 1984 елда армия хезмәтеннән кайткач килә. Ә аңарчы ул шәһәрдәге 60нчы һөнәр училищесында электро-
монтер һөнәрен үзләштерә. Заводта да ул әлеге юнәлеш буенча эшкә керешә. Бүген дә заводның электр приборларын төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү электромонтеры булып эшли.
Сергей Захаров – төп Зәй кешесе, Басар авылында туган. Быел август аенда аңа 62 яшь тулган, шуның 41 елын “Аккурайд уилз Руссиа” заводында хезмәткә багышлаган. Шунысы да бар, ул – гомуми стажы 90 елдан да ким булмаган хезмәт династиясе башлыгы. Чөнки ире артыннан предприятиегә тормыш иптәше Венера Хәнифовна да килә. Менә 30 ел инде ул ремонт хезмәтендә җиһазларны майлаучы булып эшли. Гаилә традициясен Захаровларның улы Денис та дәвам итә. Мәктәптән соң ул заводның көпчәкләр җитештерү цехына
наждачник булып килә. Хәзер инде аның да машина төзүдә стажы 19 ел тәшкил итә. Заводта җитештерүдән аерылмыйча, Денис Сергеевич югары белем алган, үз гаиләсен корган һәм өч бала тәрбияли.
Захаровлар гаиләсе күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен берничә тапкыр җитәкчелек тарафыннан бүләкләнгән.
– Без бергә өчәүләп эшлибез, завод тормышы белән яшибез. Машина төзүчеләр исемен горур йөртәбез, – ди Сергей Владимирович.
Ул үзенең беренче остазы дип Раушан Хөснетдиновны атый, хәзер исә Сергей Владимирович үзе, зур тәҗрибәгә ия булып, яшьләрне өйрәтә. Ул ышана: чын белгеч булу өчен барлык нечкәлекләргә төшенергә һәм барысын да үз кулларың белән эшләргә һәм барысын да истә калдырырга кирәк. Шул ук принципка ул үзенең укучысы Марс Черновны да өйрәткән, ул да – бүген заводта уңышлы эшләүче хезмәткәр.
Сергей Захаров заводта яшьләрнең дә әнә шулай үз һөнәренә тугры калып, яратып хезмәт итүләрен күреп сөенә.
“Алга таба да эшебезне дәвам итүчеләр бар. Димәк, заводыбыз яшәячәк”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев