Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кашкатау итәгендә Питрау гөрли

Быел да Питрау бәйрәме Зәйдә үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме буларак уза.

Питрауны, элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашкатау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 27 тапкыр үткәрелә.

Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга республикадан җаваплы затлар, күренекле якташлар килде. Милли киемле чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, Кашкатау чишмәсе суы эчәргә чакыра.

Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барыла. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелгән. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача.

Ә төп мәйданда театрлаштырылган матур тамаша бара. Халкының иң нечкә кылларын уятып, өздерә фольклор коллективлар.

Район башлыгы Разиф Кәримов халыкка бәйрәм котлавын ирештерде:

- Бүгенге матур көндә сезне Кашкатау итәгендә сәламләвемә бик шатмын, барыгызны да ихлас күңелдән Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм! Быел без Питрауны районыбызда игълан ителгән Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек  елы кысаларында үткәрәбез. Һәм бу аңлашыла да. Инде бишенче ел безнең иң кыю йөрәкле, курку белмәс ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан иминлеге сагында торалар. Алар Россиянең күпмилләтле халкы белән янәшә дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклыйлар, сугыш кырларында батырлык үрнәге күрсәтәләр, үз гомерләрен куркыныч астына куеп,  намус белән хәрби бурычларын үтиләр.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр сугыш кырындагы якташларыбызга, азат ителгән территорияләрдә яшәүче җирле халыкка ярдәм күрсәтәләр. 
Дистәләгән гуманитар ярдәм рейслары оештырылды. Безнең солдатларга, Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә, госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга, гомумән алганда, 738 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде. 
  Керәшен кардәшләребез махсус хәрби операциядә катнашучыларга  кирәк-яраклар җыюда, аларны урынга алып барып тапшыруда актив эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Ярдәмчеллегегез, битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Бу юнәлештә күпкырлы эш безнең тулысынча җиңүебезгә кадәр дәвам итәчәк.
Ә Ватан иминлеге сагында торучы егетләребезнең барысына да җиңү белән исән-сау туган районнарына, якыннары янына кайтырга насыйп итсен.
Кашкатау итәгендә үткәрелүче Питрау бәйрәме инде чирек гасырдан артык безгә керәшен мәдәниятен таныту мәйданы буларак хезмәт итә. Быелгы бәйрәмне күңел күтәренкелеге белән каршылыйбыз –әле моннан бер ай элек кенә, 1  июньдә җирлектә шатлыклы вакыйга булды – зур төзекләндерү эшләреннән соң Югары Баграж авылының тарихи мирас объекты саналучы Изге Троица чиркәвен ачтык. Изгеләндерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды. Чара бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Бу Зәй районында борынгыдан килгән дини йолаларны буыннан-буынга тапшыруга да, гыйбадәтханәләрне торгызуга да зур әһәмият бирелүен күрсәтә. Алга таба да әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк. Шундый чараларның берсе – Питрау бәйрәме районыбызда инде 27нче ел рәттән үткәрелә һәм ул елдан-ел яңа бизәкләр белән тулылана, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта бара. Күпмилләтле район халкының яраткан бәйрәменә чит төбәкләрдән дә  кунаклар теләп кайта! Питрауны моннан 27 ел элек халыкка кайтаручы, аның чишмә башында торучы Минеев Петр Иванович, Григорьев Николай Петрович, Бутяева Нина Герасимовна   - көчле алкышларга лаек шәхесләребез. Бүген безнең белән бергә Питрауны республика керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Михайлович Егоров, күренекле якташларыбыз бәйрәм итәләр. 

Зәйне, керәшен мәдәниятен зурлап килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! 

Питрауның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Бер яктан ул  православие динен тотучылар өчен иң истәлекле көннәрнең берсе булса, икенче яктан - табигать - Анабызны олылау бәйрәме. Хезмәт сөючән, гади, ачык күңелле керәшен кардәшләребез элек-электән көнкүреш мәшәкатьләрен табигатьтәге үзгәрешләргә бәйләп алып барганнар, аңа карата сак караш тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә дә  якташларыбыз сынатмый, төрле тармакларда намуслы хезмәт куеп, район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

  Питрау - җитди эшләргә керешер алдыннан бергә җыелышып ял итеп, көч туплап алу бәйрәме. Быел районыбызда 60 мең гектарга якын мәйдан  эшкәртеп чәчелде - 34 мең гектарда бөртекле культуралар игелә: 16,5 мең гектары – көзге, 17,5 мең гектары - сабан культуралары; 22 мең гектарны техник культуралар били:  9,6 мең гектарда шикәр чөгендере, 7,4 мең гектарда көнбагыш, 4,5 мең гектарда рапс үстерәбез. Күпъеллык үләннәрнең беренче катыннан терлек азыгы тупланды, эш эзлекле рәвештә дәвам итә. Инде басу-кырларыбызда игеннәр өлгереп килә. Игенчеләребез быел да уракка төшүне түземсезлек белән көтәләр, куәтле комбайннарыбыз әзерлек сызыгына куелды, аларның һәрберсенә тәҗрибәле механизатор беркетелде. Алда үстерелгән икмәкне югалтуларсыз, кыска срокларда җыеп алу бурычы тора. Районыбыз игенчеләре быел да сынатмас, Зәй авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада алдынгы урыннарда баруын дәвам итәр дигән ышаныч белдерәм. 

Энергетиклар, машина төзүчеләр, юл салучылар, табиблар, укытучылар - уңышларыбызда һәрберегезнең өлеше бар. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Кадерле дуслар! Карендәшләр! Барыгызга да ихлас күңелдән гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек телим. Питрау сезне тагын да зуррак эшләргә, изге гамәлләргә рухландырсын! Киләчәктә дә хезмәт кешесен зурлап, тырыш хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, бергә-бергә ярдәмләшеп яшик! Илләребез тыныч, күгебез аяз, табыннар мул, Питрау мөбарәк булсын! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев