Кадер авыл җирлеге башлыгы «Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медаленә лаек булды
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
Аңа бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләренең ХХ съездында тапшырды.
Людмила Николаевнаның җирлек белән җитәкчелек итә башлавына дүрт ел була. Аңа кадәр 22 ел Кадер авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып хезмәт куя. Гомер буе халык арасында, халык белән эшли ул.
Кадер җирлегенә биш авыл керә: Кадер, Әхмәт, Федот, Туңылҗа, Киселевка. Бу авылларда 560 кеше яши.
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев