Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Җиңү бәйрәме ул – сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү дә, хәтерләрне ныгыту көне дә

Бүген Зәйнең Иске Зәй бистәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг нәкъ менә сугыш чоры балаларын хөрмәтләп, бүгенге көндә ерак бабаларының батырлыгын дәвам итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдереп, аларның әниләренә, якыннарына ихтирам күрсәтү белән билгеләп үтелде.

Районыбызда бу мөһим юбилей датасына багышланган чаралар инде күптәннән барса да, аның иң дулкынландыргыч мизгелләре бәйрәм уңаеннан оештырылучы митингларда. Бөек Ватан сугышы батырларына, тыл хезмәтчәннәренә дан җырлаучы Иске Зәй бистәсендәге батыр солдат сыны да ул көнне гүя тын гына тантаналы мизгелләрне күзәтте.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссариат вәкиле, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы әгъзасы мөхтәрәм ветераннарны, искезәйлеләрне тәбрикләделәр.

— Бөек Җиңү көне белән! Без ул дәһшәтле көннәрне үз җилкәләрендә кичергән буынга баш иябез. Бүгенге шартларда да ил иминлеге сагы безнең күзалдыбызда кабат калкуланды. Бүген без Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен якынайтучыларга тирән рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Ә хәзерге вакытта ил сагында булучыларга түземлек, Җиңү белән туган төбәгебезгә тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез, —  дип басым ясады Петр Сергеевич үз чыгышында.

Митингка махсус хәрби операциядә уллары һәлак булган Анастасия Агашкина һәм Валентина Кәлимуллина да чакырылган иде. Алар сугыш чорын гәүдәләндергән театрлаштырылган тамашаны күз яшьләре аша карадылар.

Ә чараның быел төп үзенчәлеге булып 80 кешедән торган хорның патриотик җырлар башкаруы булды. Сугыш чоры җырларын өлкәннәр, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр  Федор Куликовка кушылып башкардылар. 

Биредә үк Бөек Ватан сугышы темасына туган як тарихын өйрәнү музее һәм китапханә махсус күргәзмә тәкъдим иттеләр. Махсус хәрби операциядәгеләргә маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар, башка кирәк-ярак әзерләүчеләр үз эшләрен күрсәтте. Тантаналы митингка килгәннәргә солдат боткасыннан авыз итү мөмкинлеге тудырылды. 

Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “А зори эдесь тихие...” күренеше театрлаштырылды, үзенчәлекле парад, мәһабәт һәйкәлгә чәчәкләр кую, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып йомгакланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев