Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Яшьләр министры Зәйгә килде

Бүген Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Аны район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева озатып йөрделәр.

Иң башта министр “Йолдызлык” муниципаль балалар ял лагерында,  республика программасы буенча капиталь төзекләндерелүче лагерь эче юлларын карады. Биредә әле балаларның август азагында гына  соңгы ял сменасы төгәлләнүгә карамастан инде юлларны яңа асфальт белән түшәү эше 98 процентта төгәлләнгән.

“Әле лагерьны яңарту эшләре бик күптән  башкарылмаган кебек тоелса да, вакыт уза, яшь буын өчен уңай шартларны без даими тудырырга тиеш. Шуңа да балалар ялы төгәлләнүгә бу эшкә керешүне контрольгә алдык”, - диде район башлыгы. 

Министр исә, лагерьларда уңай шарт тудыруны алдан ук башлауны уңай бәяләде, алга таба да шушы темпны тоту мөһимлеген ассызыклады.

Аннан соң “Без бергә-Мы вместе” педагогик-психологик ярдәм үзәгендә Зәй районында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру аудитын үткәрү буенча сессия үтте. Аның эшендә яшьләр белән эшләүдә өлеше булган барлык тармак җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Ринат Садыйков үз чыгышында Зәй яшьләренең актив эшчәнлек буенча республикада алдынгы урын тотуларын билгеләп үтте,  алга таба төрле дәрәҗә грантларда тагын да активрак катнашырга чакырды. 

Разиф Галиевич, исә районда яшьләр өчен  тудырылган шартларның һәр даим кулланылышта булуы кирәклегенә басым ясады, һәр төрле яңа проектларның Зәй җирендә башлангыч алуы өчен әзер булуны белдерде. 

Аудит проектының җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева, максатларны һәм бурычларны аңлатты. Зәйдә инде моның буенча эш башлануын ассызыклады. Аудит буенча ассисментны инде район яшьләр эшләре идарәсенең ун белгече уңышлы үткән. 

“Без Зәйдә бердәм, эшчән команда булуга сокландык, сезне республикада үрнәк итеп күрсәтәбез. Алга таба да максатчан эшләвегезне телибез”, - диде ул. 

Соңыннан район башлыгы министрга Рәхмәт хаты һәм районның фирменный кепкасын тапшырды. Шулай ук Рәхмәт хаты “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоровка да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев