Гомер сукмаклары буйлап 60 ел бергә
Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Районыбызның күркәм пары – 60 ел бергә гомер кичерүче Вәлиевләр гаиләсе турында сөйлибез.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Сабантуй бәйрәмендә озак еллар бергә матур үрнәк яшәүче парларны котлады.
Әлеге үрнәк гаиләләр арасында районыбызның Түбән Лоҗы авылыннан 60 ел бергә яшәүче Нәсимә белән Раиф Вәлиевлар да бар иде.
Раиф абый Татарстанның атказанган агрономы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале, “ТАССРга 100 ел“ медале белән бүләкләнгән, Зәй районының мактаулы гражданины. Районда гына түгел, республикада танылган агроном. Ә Нәсимә апа гомер буе сыер савучы булып эшләгән.
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә!
Вәлиевларның еллар үткән саен бер-берсенә хөрмәте арта гына бара, бер-берсен яклый, саклый беләләр.
Нәсимә апа – Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылы кызы. Түбән Лоҗы егете Раиф Чапчакка туганнарына кунакка килә. Чапчакка икенче килүендә инде кызны алып та кайтып китә. Туган авылында сыер савучы булып хезмәт куйган Нәсимә апа Лоҗыда да гомер буе терлекчелектә сыер савучы булып эшли. Ә Раиф абый 83 яшенә кадәр кадәр агроном булып хезмәт куя.
– Раиф минем өчен бик әйбәт булды. Ул басу-кырлар кешесе инде. Иртә таңнан эшкә чыгып китә дә төнлә генә кайта. Күпвакыт балалар әтиләрен күрми дә иде. 31 ел каенанам белән тордык. Бик дус-тату яшәдек. Балаларны үстерешергә ул булышты, – дип сөйли Нәсимә апа.
Гаиләдә дүрт бала – Вакыйф, Энҗе, Илгиз, Флүзә үсә. Хәзер аларның барысының да үз тормышлары. Инде Вакыйфларына да 59 яшь тулган. Бүгенге көндә әби белән бабай төп нигездә балалары, килен-кияүләре, 9 оныгы, 2 оныкчыгын каршы алып, озатып калып матур итеп яшиләр.
– Аллаһка шөкер, балаларыбыз лаеклы, хезмәт сөючән булып үстеләр, олыларны олы, кечеләрне кече итә беләләр. Без Аллаһы Тәгаләгә бүгенге тормышыбыз, шундый балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз өчен рәхмәт укыйбыз, – ди ихластан сөенеп Вәлиевлар.
Раиф Гомәровичка хәзер – 84, Нәсимә апага 77 яшь. Әле узган елга кадәр сыер асраганнар. Хәзер җәен тавыгын, үрдәген күпләп үстерәләр. Бакчалары бик зур, бакчада эшләргә яраталар. Нәсимә апа – аш-суга да бик оста. Әле умарта да тоталар.
Казанда узган Сабантуен күреп шаккатып кайтканнар Вәлиевлар.
– Әй, анда халыкның күплеге! Рәисебез Рөстәм Миңнеханов барыбыз белән дә кул биреп күрешеп чыкты. Бик зурладылар, рәхмәт! Аллаһка шөкер, яшьлекне дә күрдек, инде картайдык та. Тигез бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен. Бөтен халыкка тынычлык телибез, – ди Нәсимә апа.
фотолар ТР Рәисе сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев