Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.

Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда төгәлләнә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән фаҗигале сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Аларның 8,7 миллионнан артыгы яу кырларында һәлак булган.

Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 350 меңгә якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак була. Ә Зәй җиреннән сугыш кырында 7410 кеше ятып калган, 2800ләп фронтовигыбыз батырлыклары өчен төрле орден-медальләре белән бүләкләнгән.

Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 81 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да , сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев