Безнең Динә Хөснетдинова искиткеч фигуралы шууы белән барысын да таң калдырды
Зәй районы Аксар авылыннан булган талантлы фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдинова Россия Гран-прие ярышларының Казанда узган өченче этабында абсолют җиңүгә иреште. Якташыбызны соклангыч чыгышы белән кайнар котлыйбыз.
Казанда фигуралы шуу буенча Россия Гран-присының өченче этабы тәмамланды, анда Татарстан өчен чыгыш ясаган Зәй кызы Динә Хөснетдинова сенсацион җиңү яулады. Аның кыска һәм ирекле программалар өчен гомуми баллар суммасы 218.01 тәшкил итте. Бу Динәгә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелергә мөмкинлек бирде. Бу талантлы фигуралы шуучының өлкән спортчылар дәрәҗәсендә тәүге җиңүе һәм әлбәттә мондый җиңүләрнең Динә тарафыннан әле күп яуланачагына шик юк.
Прокатның үзенчәлеге булып өчле аксельне кимчелексез башкару тора, аны Динә ярыш барышында ике тапкыр төгәл үтәве белән көндәшләрен узды. Ирекле программа техник осталыгын гына түгел, спортчының артистизмын да күрсәтеп, бернинди кимчелексез үтте. Бу җиңү фигуралы шуучының үзе өчен генә түгел, бөтен Татарстан спорты өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Без Динәнең якташлары аның белән чын күңелдән горурланабыз, шатланабыз.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев