Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Аграрийлар ел уңышын кайгырта

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, чәчү эшләре 83 процентта башкарылган.

Бүген кырда техника эшли. Аграрийлар ел уңышын кайгырта. Рапс, бөртеккә кукуруз, көнбагыш чәчәләр. Эш барлык агрофирмаларда да оешкан төстә бара. 

Һава торышы аяз торса, авыл хезмәтчәннәренә  бу атна эчендә чәчүне тәмамлау бурычы куелган.  Яңгырлар гына планлаштырган эшләрен бераз туктатып тора. 

 -Параллель рәвештә уңышны формалаштыру буенча эшләр алып барыла. Үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән һәм авырулардан саклау көн тәртибенә куелды. Сабан культураларын тамырдан тукландыралар. Терлек азыгы әзерләүче техникаларны кабул иттек. Явым-төшем булмаса, атна ахырында яшел масса җыярга чыгарга ниятлибез,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев