Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

40 ел халык мәнфәгате сагында

Авыл җирлеге башлыгы булып бер җирлектә 40 ел хезмәт куючылар районда гына түгел, республикада да бармак белән генә санарлык.

Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров — шуларның берсе. Бәхетен читтә түгел, туган җирлегендә тапкан Мөнир Хәбибуллович 14 гыйнварда 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Адәм баласы еллар узган саен ешрак артына борылып карый, күңел сандыгындагы хатирәләрне барлый. Гомерем заяга узмаганмы, дигән сорау белән үзенә мөрәҗәгать итә. Мөнир Хәбибулловичның гомере халыкка хезмәт итеп үткән. Җирлектәге һәр кеше язмышы өчен борчылып, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышып яши ул. 

Әлеге кешелеклелек сыйфатлары аның канына балачактан ук салынган. Бура-Киртә авылында Хәбибулла һәм Лалә Туктаровлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Хәбибулла абый 40 елга якын колхозда бригадир, Лалә апа төрле эшләрдә хезмәт куя. 

-Без әби-бабай тәрбиясендә үстек. Әти-әни көн-төн эштә булды диярлек. Аллага шөкер, әнием бүгенге көндә дә исән-сау. Аңа 86 яшь. Бура-Киртә авылында туган нигезебездә безне җыеп яши. Абыем Әбүзәр гомер буе трамвай йөртүче, апам Флүрә шәфкать туташы булып эшләде, — дип сөйли Мөнир Хәбибуллович.

Бөгелмә бухгалтерлар техникумын тәмамлаган егет туган авылына эшкә кайта. Бу вакытта «Ярыш» колхозына Минзәлә районының Николаевка авылы кызы Илгизәне дә хисапчы итеп юллама буенча эшкә җибәрәләр. Дуслашып китәләр, арада мәхәббәт уты кабына. Илгизә Рафисовна колхозда хисапчы, аннан баш хисапчы, экономист булып эшли. Гаиләдә ике ул  – Илгиз һәм Рамил туа. Хәзер инде аларның да үз гаиләләре. Бүгенге көндә әби белән бабай дүрт онык сөяләр.

Җирлек башлыгы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып халык мәнфәгатен кайгырту тора. Әлеге җирлеккә биш — Югары Пәнәче, Урта Пәнәче, Түбән Пәнәче, Бура-Киртә, Алмалы авыллары керә. Җирлектәге тәртип өчен авыл җирлеге башлыгы җаваплы. Мөнир Хәбибуллович җирлек халкы, район җитәкчелеге белән уртак тел табып эшли. Биш авылны бер итеп әйләнеп халыкның гозерләрен тыңлый.

-Бар кешедә авыл җирлеге Советына килә алмый бит. Халыкның көнкүреш шартлары яхшыра бара. Хәзер авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким яшәмиләр. Халыкка яшәү өчен уңайлылыклар тудыру, өлкәннәрне кайгырту — төп бурычларыбызның берсе. Иң мөһиме — илләребез тыныч, өстәлләребездә икмәк булсын дип телим. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча җирлектә киңкырлы эш алып барыла. Маскировка челтәрләре дә үрәбез, гуманитар ярдәм дә җыябыз. Бәйрәм саен хәрби егетләрнең гаиләләрендә булабыз, — ди Мөнир Хәбиуллович.

Югары Пәнәче — районда иң күп фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклы җирлекләрнең берсе дә. Җирлек эшмәкәрләре эшчәнлекләрен җәелдерә бара. 2021 елда «Татнефть» грантын отып тракторлы булганнар. Кышын юлларны чистарту өчен үз тракторлары бар хәзер. 

Җирлекнең сулышын тоеп, шул рәвешле 40 ел хезмәт куя Мөнир Туктаров. Үтелгән гомер юлы матур эш күрсәткечләре белән бизәлгән аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев