17 ел юл сагында
Бүген, 3 июльдә автоинспекция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Зәй юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре өчен ул хезмәт сафында уза. Бүлек башлыгы Рамил Гарифуллин кул астында бүген 12 кеше хезмәт куя.
Алар арасында — өлкән инспектор Федор Алексеев та бар. 17 ел хезмәт гомерен юл иминлеге сагына багышлаган Федор Иванович, һөнәрен яратып башкаруын әйтә.
Аның һәр көн саен эш иртәсе документларны тикшерүдән, юл иминлеге кагыйдәләрен үтәүне күзәтүдән башлана. Зәйдә Федор Алексеевны күпләр белә.
Ул әлеге хезмәткә 2008 елның 31 маенда килә. Әле яңа гына армия хезмәтеннән кайткан егет кызыклы да, файдалы да эш эзли.
“ДАИда мине форма да, кешеләр белән аралашу мөмкинлеге дә җәлеп итте”, — дип искә ала ул.
Беренче эш көне остазлары Фәнил Галимов һәм Фәнис Шәрәфиев белән истә кала аның. Алар аны юл күзәтчелеге кагыйдәләренә генә түгел, кешеләр белән ничек сөйләшергә дә өйрәтәләр. Ә инспектор тикшерүләр уздырганда руль артында төрле кешеләр очрый, әмма һәрберсе белән тиешле дәрәҗәдә сөйләшергә кирәк.
Инспектор өчен нормалаштырылмаган график – гадәти эш. Һәр иртә саен алдагы сменаның сводкасы белән танышудан эш башлана. Нинди хокук бозулар булган, кайда аварияләр еш була, эзләргә кирәкле машиналар бармы, хезмәткәр шуларны өйрәнә.
Федор Алексеев еш кына балалар юл куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләрдә катнаша. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чыгыш ясый, яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән рейдлар үткәрә.
— Юл хәрәкәтендә тәртипле катнашучыларны балачактан ук тәрбияләргә кирәк, - ди ул.
Ә юл хәрәкәте инспекторының үзе өчен гаилә тылының ныклы булуы мөһим.
- Хатыным һәм балаларым көннең ничек узуы белән һәрвакыт кызыксыналар. Миңа бу бик күңелле, - ди Федор Иванович.
Гаилә әгъзалары бәйрәмнәрне аннан башка билгеләп үтәргә күнеккәннәр, чөнки әти кеше еш кына хезмәт постында.
Айгөл Яруллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев