Зәйнең дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кисәтә
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кисәтә

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе тонировкаланган алгы пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау буенча көн саен чаралар үткәрә.

Бүген Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре законсыз тонировканы ачыклау буенча рейд үткәрде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның әлеге төре өчен административ җаваплылыкка 1 машина йөртүче тартылган, барлыгы 7 хокук бозучы ачыкланган.

ТР  буенча Эчке эшләр министрлыгының  дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото газета архивыннан.
 


Нет комментариев