Зәйнең 5нче мәктәбе хәрбиләргә ярдәм итә
Игелекле гамәл

Зәйнең 5нче мәктәбе хәрбиләргә ярдәм итә

Зәйнең 5нче мәктәбе мөһим вакыйгалардан читтә калмый. Укучылар, ата-аналар һәм педагоглар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү өчен берләштеләр

Мәктәп коллективы посылкалар җыйды. Шулай ук волонтерларга тиз пешә торган ашлар, салатлар ясау өчен яшелчәләр, ярмалар, үсемлек мае, шифалы үләннәр тапшырды. 

“Безгә авыр шартларда Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәшүче сугышчыларның туган як ярдәмен тоюлары бик мөһим. Хәйрия гуманитар ярдәме җыюда актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый акцияләр патриотизм рухын ныгыта һәм илебезне яклаучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген күрсәтә”, - ди мәктәпнең директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Наилә Ентальцева.

  • Фотолар мәктәптән.

Нет комментариев