Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда сәламәтлек саклау тармагы яшь белгечләре көненә багышланган тантаналы чара узды
Залда медицина юлын яңа гына башлап җибәрүчеләр, аларның остазлары, тармак ветераннары һәм район җитәкчеләре җыелды — чөнки нәкъ менә буыннар бәйләнеше сәламәтлек саклау системасын чын мәгънәсендә көчле итә.
Тантана Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовның сәламләү сүзе белән ачылды. Ул ассызыклаганча, бүген яшь белгечләр алдында киң юл ачыла, сәламәтлек саклау системасында һөнәри үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Медиклар кулында — заманча җиһазлар һәм яңа технологияләр, ә алда аларны кызыклы, мөһим, җаваплы эш көтә.
-Сезне Зәй җирендә хезмәт юлын башлавыгыз белән котлыйм. Биргән Гиппократ антына тугры булыгыз, хезмәтегезне яратып һәм намус белән башкарыгыз, - диде район башлыгы.
Яшь белгечләр тантаналы рәвештә эшкә кабул ителде
Тантананың төп өлеше булып 2026 елда район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашкан яшь белгечләрне хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру торды. Алар арасында табиблар, урта медицина персоналы вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре бар.
Дәваханәгә быел эшкә кайткан табиблар - Владислав Дитковский (хирург), Варвара Исаева (стоматолог), Алексей Никитин (балалар хирургы) һәм Эвелина Рәхмәтуллина (участок педиатры). Шулай ук урта буынның 24 вәкиленә — фельдшерларга, шәфкать туташларына, рентген-лаборантларга, шул исәптән ФАП мөдирләре Эльвина Латыйпова, Карина Мальцева һәм Камилә Шәмсетдиновага бүләкләр тапшырылды.
Остазлар сүзе: киләчәк белгечләр өчен таяныч
- Сезнең һәрберегез медицинага очраклы гына килмәгән. Сез һәр пациент алдында җаваплылык мөһим булган катлаулы юлны сайладыгыз. Бүген район үзәк дәваханәсендә сез ышанычлы үсә алсын өчен бар нәрсә дә бар: заманча җиһазлар, көчле остазлар һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган коллектив. Эшегездә уңышлар телим, - дип мөрәҗәгать итте яшь белгечләргә район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.
Программага җылылык өстәп, балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм «Азаль» вокаль ансамбле музыкаль бүләкләр тәкъдим иттеләр. Ә аннары чарада катнашучылар тарихка мөрәҗәгать иттеләр. 40 ел шәфкать туташы булып эшләгән һәм сугышны узган, санитарка, аннары снайпер булган, Берлинга кадәр барып җиткән, Җиңү Байрагын күтәрүнең шаһиты булган Анна Ивановна Моисеева тарихы барысын да дулкынландырды. Аның язмышы — медицинада иң мөһиме — югары җаваплылык хисе, профессионализм, ярдәмчеллек һәм кешеләргә ихлас ярдәм итү теләге булуның ачык мисалы.
Медицинаның алтын запасы
Бәйрәмнең аерым бер өлеше булып озак еллар зәйлеләрнең сәламәтлеге сагында торган һәм бүген лаеклы ялдагы медицина ветераннарын хөрмәтләү торды. Сәхнәгә үзәк дәвханәнең ветераннар советы рәисе Валентина Боярованы чакырдылар. Аның гомуми стажы — 53 ел, шуның 48 елын ул Зәй дәваханәсенә багышлаган: 15 ел — балалар бүлегендә шәфкать туташы, 19 ел баш шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Бүген дә Валентина Николаевна хезмәт юлын дәвам итә.
Шулай ук чарада катнашучылар Җәмилә Вәлиәхмәтованы да җылы каршы алдылар. Аның стажы — 44 ел (шуның 42 елы — Зәй дәваханәсендә): ул 23 ел кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы, 17 ел ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры булып эшләгән.
Татьяна Селиверстова медицинага 48 ел гомерен багышлаган, 29 ел гинекология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Хәзерге вакытта Татьяна Михайловна «Шатлык» социаль үзәгендә эшли, аның район сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез.
Һөнәрдә яңа башлаучылар өчен иң мөһим таяныч булып остазлык системасы кала. Хирургия бүлеге мөдире Магомед Мурзагов һәм баш шәфкать туташы Марина Иванова яшь хезмәттәшләре белән төп һөнәри ориентирлары белән уртаклаштылар һәм кыенлыклардан курыкмаска чакырдылар.
Яшь белгечләрдән җавап сүз
Яшь белгечләрдән җавап сүзен балалар хирургы Алексей Никитин җиткерде. Ул остазларга һәм җитәкчелеккә ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яшь табибларның үз эшләрен җаваплы һәм күңел белән башкарырга әзер булуларына ышандырды.
Чара азагында яшь белгечләргә дәвалау учреждениесенең һәркем өчен туган йорт булуын, ә пациентларның һәрвакыт аларның теләктәшлегенә һәм югары профессионализмына өмет итә алуларын теләделәр. Медицинада иң кыйммәтлесе — кешегә ярдәм итүнең үзе һәм бүгенге бәйрәм нәкъ менә шуны – буыннар бәйләнеше, тәҗрибәне тапшыру һәм яшь кадрларга ышану сәламәтлек саклау системасының нигезе булуын искәртте.
Нет комментариев