Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә
Зәйдә гомер кичерүче Анастасия Ивановага 24 сентябрьдә 94 яшь тулды.
Ветераннарны кайгыртып яшәү – район җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе ул. Шуңа күрә гомер бәйрәме уңаеннан Анастасия Никифоровна район җитәкчелегеннән дә ихлас теләкләр, истәлекле бүләкләр кабул итте.
Анастасия апаның яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килеп, шактый нужалар аша күрсә дә, ул михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле ветераннарыбызның берсе.
Анастасия Никифоровна Сарсаз-Баграж авылында туып үскән. Зәйгә күчеп килгәч, МСУ оешмасында төзелештә эшли, аннан җәмәгать туклануы тармагында хезмәт куя. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Анастасия түти балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә.
Аны туган көне белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, автоклуб хезмәткәрләре килде. Илнур Назирович район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды. Ә автоклуб үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк иттеләр ветеранга. Анастасия апа үзе дә аларга кушылып, җырлап утырды. Ул үзен шулай зурлаганнары өчен кунакларга рәхмәтләрен җиткереп, озатып калды.
- Фотолар автоклубтан.
Нет комментариев