Зәйнең “Без бергә” психологик-педагогик үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Альберт Шамгуновның әнисе Людмила Михайловна янында булдылар
Газиз улын югалу ачысына карамастан, Людмила Михайловна шундый авыр вакытта читтә калмый: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Ул маскировка костюмнары өчен заготовкалар ясый, һәр кисәк тукымага үзенең кайгыртучанлыгын һәм өметен сала.
"Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Ничек тә мөмкин кадәр күбрәк егет өйләренә әйләнеп кайта алсын өчен аларга булышырга тырышам. Без бергә, бердәм булырга тиеш”, - ди Людмила Михайловна.
Үзәк белгечләре Людмила Шамгунованы якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котладылар, аңа сәламәтлек, имин тормыш теләделәр, батыр ул үстергән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Альберт Шамгунов Донецк һәм Луганск халык республикаларында хәрби бурычын үтәгәндә 2023 елның 27 декабрендә батырларча һәлак булган. Ул – Зәй егете, 2нче мәктәптә белем алган, аннан политехник колледжда пешекче һөнәрен үзләштергән. 18 яшендә Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә алынган. Мобилизациягә кадәр “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШендә хезмәт куйган. 2022 елның сентябрендә Ватаныбыз сагына беренчеләрдән булып баса һәм алгы сызыкта көрәшә. Альберт Кәримовичның өч улы калды.
Альберт Шамгунов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Ничә яшьтә булсак та без әниләр өчен барыбер бала булып калабыз. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән әниләр сер бирми. Бөркеттәй егетләр үстергән әниләр шундый инде алар! Ил иминлеген кыю саклаган батыр уллар үстергән әниләр алдында баш иеп, тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Газиз аналарның илебез иминлеге өчен башларын салган батыр уллары беркайчан да онытылмас. Ватаныбызны саклаучыларга һәм яклаучыларга мәңгелек дан!
- Фотолар үзәктән.
Нет комментариев