Югары Мәлем мәктәбендә «Мин һәм велосипед»  сыйныф сәгате үтте
Юл куркынычсызлыгы

Югары Мәлем мәктәбендә «Мин һәм велосипед» сыйныф сәгате үтте

Укучылар велосипедчы иминлеге һәм юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән танышты

Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында Югары Мәлем мәктәбендә «Мин һәм велосипед» дип аталган тематик сыйныф сәгате үтте. Чара укучыларда юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруга һәм ике тәгәрмәчле транспортта йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгытуга юнәлдерелде.

Чара фикер алышудан башланды: велосипед — күп балаларның яраткан йөрү чарасы гына түгел, ә җаваплылык таләп итә торган транспорт та. Ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә якынча 1 миллион 200 мең кеше һәлак була, һәлакәтләрдә еш кына машина йөртүчеләр генә түгел, ә җәяүлеләр һәм велосипедчылар да зыян күрә. Нәкъ менә шул хакта 4нче сыйныф  җитәкчесе Роза Габдрахманова  сөйләде.

  • фотолар мәктәптән. 

Нет комментариев