Юлларда балалар травматизмын булдырмау максатында актив профилактик эш бара
Юл куркынычсызлыгы

Юлларда балалар травматизмын булдырмау максатында актив профилактик эш бара

Яңа уку елы башыннан Россия буенча балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар комплексы старт алды.

Әлеге чаралар комплексы Зәй районы мәктәпләрендә дә актив төстә алып барыла. Аның кысаларында мәктәп укучылары белән “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары эшли.  

Бу көннәрдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе яшь инспекторлары шәһәр урамнарына чыгып, җәяүле яшьтәшләренә  юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик буклетлар тараттылар.

  • фотолар “Юл куркынычсызлыгы” фондыннан

Нет комментариев