Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән тәбриклибез!

Югары Баграж авылында яшәүче Михаил Романович Тугашевка бүген, 26 сентябрьдә, 55 яшь тула.

Кадерле улыбыз, энебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз.   Син 55 ел элек шушындый матур көндә, көзге муллык чорында дөньяга килгәнсең. Күңелең дә шуның өчен матур, гадел, кешелекле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта,  яшәргә язсын, сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез. Балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Людмила белән бәхетле тигез озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Һәрбер көннән шатлык табып яшә,

Киләчәккә бар син нык басып,

Алларыңда торсын бер Ходаем,

Бәхет капкаларын киң ачып.

Иң изге теләкләр белән әниең, барлык туганнарың. 


Нет комментариев