Зәйнең “Салават күпере” балалар бакчасында кечкенәләр төркеме сабыйлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркемендә тәрбияләнүчеләр белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мавыктыргыч тематик дәрес узды.
Нәни балаларны күпмилләтле илебезнең мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру өчен, без кулинар иҗат элементлары белән дәрес үткәрергә булдык, дип уртаклашты тәрбияче Розалия Солтанова.
Балалар бердәмлек һәм кунакчыллык символы кул кысу гына түгел, тәмле сый да була алуын белделәр. Тәрбиячеләр Надежда Волкова һәм Ольга Закарьянова белән бергә татар тәм-томнары – чәк-чәк әзерләделәр. Балалар чәк-чәкнең килеп чыгышы, ничек ясалуы рәсемнәрен кызыксынып карадылар, милли ризыгыбызның кешеләрне уртак өстәл артында ничек берләштерүе турындагы тарихны тыңладылар һәм, әлбәттә, пешерү мизгелен түземсезлек белән көттеләр.
Бу шөгыль вак моториканы үстереп кенә калмый, балаларда Россиядә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли.
Мондый чаралар кечкенә йөрәкләргә Ватанга мәхәббәт һәм безнең бердәм халык булуыбызны аңларга ярдәм итә, дип уртаклашты Розалия Солтанова.
- фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев