Зур күләмдә акча үзләштергән
Яңалыклар

Зур күләмдә акча үзләштергән

Зәй шәһәр судында Россия Федерациясе Җинаять кодексының 160 маддәсе 4 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче Зәй шәһәрендә яшәүче хатын - кызга карата җинаять эшен карау башланды.

Җинаять эше  ышанып тапшырылган  мөлкәтне  аеруча зур күләмдә үзләштерү, ягъни урлау белән бәйле.

Эш материаллары буенча 2023 елның августында, махсус хәрби операция зонасына хезмәткә китәр алдыннан ир-егет үзенең танышына ике банк картасы тапшырган. Телдән килешенгәнчә, хатын-кыз картадагы акчаларны алып, аларны әлеге ир-егет исәп-хисап счетына процентлар белән тупланма булдыру максатында салып барырга тиеш була.  Йөкләмәне үтәү урынына, гаепләнүче, табыш алу ниятеннән чыгып эш итеп, 2023 елның августыннан 2025 елның мартына кадәр  даими рәвештә Чаллы һәм Зәйдәге банкоматлардан акчаларны алып үзенә үзләштерә.  

Тикшерү тарафыннан ачыкланганча, җинаятьче дистәләгән операция башкарган, гомумән алганда 4 025 700 сум акча үзләштереп,  шәхси ихтыяҗларга сарыф иткән.

Тикшерү версиясе буенча, баштагы ышанычлы мөнәсәбәтләргә карамастан, фигурантканың акчаларын кире кайтарырга нияте булмаган. Зыян күләме аеруча зур дип танылды.

Процесс барышында якларга гаеп дәлилләрен тикшерергә, шулай ук зыянны каплау мәсьәләсен хәл итәргә туры киләчәк.

Киләсе утырыш 2026 елның 11 мартына билгеләнгән.


Нет комментариев