27 майда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеена Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары килде.
Экскурсовод яшь кунакларны ата-бабаларыбызның тарихы җанланган заллар буйлап сихри сәяхәткә алып китте.
-«Рус өе»нең җемелдәп торган ярым караңгылыгында балалар борынгы тарихның ялтыравык шәүләләрен күреп гаҗәпләнделәр: кайчандыр учак өстендә “биегән” кисәү агачы, осталарның кул җылысын саклаучы борынгы савыт-саба, сәгать, үтүкне, туку станы һәм башкаларны алар кызыксынып карады. Агач крепость алар өчен чын ачыш булды, ә Хәтер залында якташыбыз, Россия Федерациясе Герое Сергей Чебневның экспонатлары белән таныштылар, - ди музейның фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
Аннан балаларны «Мәктәп тавы» матур музей-тыюлык зонасында экскурсиянең дәвамы көтте.
Анда аларга гаҗәеп бер сер ачылды: көз көне тауны каплап торган агачларның бер өлешен Зәйнең беренче укытучысы Иван Гущин моннан йөз ел элек утырткан икән! Әлегә кадәр бу агачлар мәңгелек тарихның тере шаһитлары кебек, шәһәр халкын һәм кунакларын җәлеп итәләр, җәйге челләдә алар күләгәсендә ял итәргә була.
фотолар музейдан.
Нет комментариев