Зәйнең сигез укучысы рус әдәбиятыннан Бөтенроссия фән олимпиадасы төбәк этабы призеры булды
Яңалыклар

Зәйнең сигез укучысы рус әдәбиятыннан Бөтенроссия фән олимпиадасы төбәк этабы призеры булды

8-12 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында VIII-XI сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча призерлар исемлегенә кергән Зәй укучыларының күп булуы сөендерә. Алар шәһәрнең  2нче мәктәбе VIII сыйныф укучысы Арианна Федорова, X сыйныф укучысы Алена Садреева, XI сыйныф укучысы Кристина Соловьева, 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Алевтина Лопатина, IX сыйныф укучысы Влада Урамова, 7нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Диана Шакирова, 1нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Ксения Попкова, 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Диана Асылмәрданова.

Республика олимпиадасы призерларын әзерләгән укытучылар: Кузнецова Валентина Александровна, Красильникова Елена Александровна, Будрина Любовь Ивановна, Сабирҗанова Фаина Фаит кызы, Бикташева Гөлнара Рунар кызы, Молокова Ирина Ивановна.

фото: мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев