Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәгендә Халыкара ак таяк айлыгы кысаларында чаралар уза

Ак таяк айлыгы кысаларында Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре берничә чара оештырды.

15 октябрьдә  көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-танып белү чарасы үтте. 

Әңгәмә вакытында сукырлык символы буларак ак таякның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Таякның ак төсе очраклы гына сайланмавын, аның күрү сәләте начар булган кешене танырга һәм тиешле ярдәмне күрсәтергә ярдәм итүен белделәр. Таяк сукыр кешеләр тарафыннан пространствода ориентлашу, каршылыкларны ачыклау һәм объектларга кадәр ераклыкны бәяләү өчен файдаланыла.

Моннан тыш, белгечләр начар күрүчеләргә һәм сукыр кешеләргә алыштыргысыз ярдәм күрсәтә торган махсус этләр турында сөйләделәр. Бу хайваннар махсус әзерлек узалар һәм шәһәр мохитендә ориентлашырга, үз хуҗасын мөмкин булган куркынычлар турында кисәтергә мөмкинлек бирә торган аерым сбруй йөртәләр.

Алга таба Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Күрмимбез, әмма сизәбез» дип исемләнгән әхлакый мәдәни сәгать узды. 

Кичәне алып баручылар бу көннең әһәмиятен ассызыкладылар, сукыр кешеләр арасында рухи яктан көчле, талантлы кешеләрнең күп булуын билгеләп үттеләр. 

Чара команда багланышларын үстерүгә һәм шәхесара багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән уеннар белән интерактив өлешне үз эченә алды. Очрашу азагында барлык катнашучыларга да истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Фотолар үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев