17 майда Түбән Кама шәһәренең «Созвездие» балалар-сәнгать мәктәбендә өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында, башкару осталыгы буенча «Осталык та, илһам да...”, дип аталган V Республика бәйгесе үтте.
Әлеге чара Россиядә игълан ителгән педагоглар һәм остазлар елы кысаларында оештырылды.
Бәйгедә Зәй музыка мәктәбе педагоглары уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. "Забава" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Надежда Васильевна Красильникова); "Позитифф" инструменталь ансамбле (җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Александрович Шамов) – I дәрәҗә лауреат исемен алуга ирештеләр. Ә аерым башкару осталыгы буенча I дәрәҗә лауреат исеменә Дина Борисовна Коронова лаек булды. "Укытучы-укучы" ансамбле (Дина Коронова һәм Ксения Коронова) бәйге дипломантлары исемен алдылар.
Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Фотолар музыка мәктәбеннән
Нет комментариев