Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында өлкәннәр өчен фитнес-сәгать оештырылды
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында өлкәннәр өчен фитнес-сәгать оештырылды

3 мартта Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында «Сәламәт булыйк» фитнес-сәгате узды.

«Сәламәтлек сөючеләр» оешмасы җитәкчесе Любовь Мөбәрәкшина микрорайонда яшәүчеләргә физик сәламәтлекне торгызу һәм ныгыту буенча комплекслы күнегүләрнең дөрес башкарылуын күрсәтте. 

Фитнес-сәгатьтә катнашучылар сәламәтлекләренә зыян китермичә сулыш алу, аяк, муен, буын, арка мускулларын ныгыту күнегүләре комплексын ясадылар, шул ук вакытта уңай атмосфера һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру мөмкинлеге алдылар.   

“Мондый күнегүләрнең организмга физиологик йогынтысын бәяләп бетереп булмый, аларны бер генә дару да алыштыра алмый. Шуңа күрә аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәрвакыт физик күнегүләр башкарырга киңәш ителә. Физик культура белән шөгыльләнү катнашучыларга сәламәтлекләрен ныгытырга, ял һәм мәшгульлекне оештырырга, кешеләрне актив тормыш позициясенә юнәлдерергә ярдәм итте”, - ди Любовь Мөбәрәкшина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Фото мәдәният йортыннан.


Нет комментариев