Зәйнең машина төзүче ветераннары үзләре эшләгән заводның үзгәрешләрен күрделәр
Элеккеге эшчеләр «Аккурайд уилз Руссиа» заводына экскурсия ясадылар.
Кунакка әлеге предприятиенең уңышына нигез салучылар — 90нчы елларда пенсиягә чыккан завод ветераннары килде.
Алар өчен ике бәйрәм — Машина төзүчеләр көне һәм өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан экскурсия оештырылды. Күп кенә ветераннар өчен бу визит кына түгел, ә танымаслык булып үзгәргән туган цехларына кайту иде. Элеккеге машина төзүчеләр тәгәрмәчләр ясау буенча автомат линияләрне зур кызыксыну белән карадылар, анда санаулы минутларда катлаулы продукция җитештерелүе шаһите булдылар. Финиш буяу участогындагы роботларның эше кунакларга аеруча тәэсир итте.

Моннан тыш, ветераннар хезмәткәрләр өчен хезмәт шартларының ничек үзгәрүен күреп гаҗәпләнделәр. Тәнәфесләрдә махсус җиһазландырылган бүлмәләрдә ял итү мөмкинлеге тудырылган. Анда кондиционер, суыткыч, микродулкынлы мич, чәйнек бар.
Экскурсия маршруты шулай ук завод музеен карауны да үз эченә алды. Биредә, иске фотографияләргә һәм документларга карап, ветераннар дулкынланып завод төзелеше башлануын, беренче җитештерү җиңүләрен һәм предприятиенең бу елларда үткән үсеш юлын искә төшерделәр. Танышу программасы тәмамлангач, ветераннарны котлау тантанасы булды. Алар истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге җитәкчелек белән аралаштылар һәм күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр.

Завод ветераннары администрациягә, ветераннар советына һәм профсоюз комитетына игътибарлы булулары һәм үткән көннәргә кайтырга, туган заводның якты киләчәген күрергә мөмкинлек биргән экскурсия оештырулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
фотолар предприятиедән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев