Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Легенда 17» отряды — республикада иң яхшысы

17 февральдә — Россия Студентлар отрядлары көнендә Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды-2024» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Чарада 300дән артык кеше катнашты. Конкурска 25 номинациядә 220 гариза кергән.

Зәйнең «Легенда 17» студентлар педагогика отряды «Татарстан Республикасы яшүсмерләрнең иң яхшы хезмәт отряды» номинациясендә җиңү яулады. 

«Бу җиңү барлык хыялларның чиге түгел, без яңа максатларга һәм җиңүгә юл тотабыз. Әлеге биеклеккә ирешергә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез», — ди «Легенда 17» студентлар педагогика отряды әгъзалары.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев