Зәйнең “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы дәресе үтте
Яңалыклар

Зәйнең “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы дәресе үтте

Зәйнең “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында район янгын күзәтчелеге һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй бүлеге инспекторлары янгыннан саклау көне уңаеннан чара уздырды.

30 апрельдә Россиядә янгыннан саклау көне — көн саен ут стихиясенә каршы көрәшүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.  

Чара барышында инспекторлар янгыннар һәм аларның сәбәпләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Балалар һәм хезмәткәрләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатында өйрәнү эвакуациясе оештырылды. Балалар һәм персонал тиз арада бакча территориясендәге куркынычсыз урынга эвакуацияләнде. Хезмәткәрләрнең һөнәри гамәлләре һәм төгәл инструкцияләре нәтиҗәсендә эвакуациядә катнашучыларның барысы да бинадан исән-имин чыга алды. 

“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өйрәнүләр даими үткәрелә. Янгын очрагында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган хаталарны ачыкларга һәм төзәтергә мөмкинлек бирә”, - ди инспекторлар.

Балаларны шулай ук порошоклы янгын сүндергеч белән таныштырдылар, аның ничек төзелгәнен һәм  ничек эшләвен күрсәттеләр. Алга таба һәр бала үзен янгын сүндерүче ролендә сынап карый алды. 

Чара ахырында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды.

фотолар янгын сүндерү бүлегеннән


Нет комментариев