Зәйнең «Җиләк» фольклор коллективына яңа костюмнар тегелә
Район мәдәният йортының «Җиләк» керәшен фольклор коллективы өчен яңа костюмнар сертификат акчасына тегелә.
Зәй район мәдәният йортының «Җиләк» фольклор ансамбленә костюмнар тектерү өчен 500 мең сумлык сертификатны республика Питрау бәйрәмендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
7 ноябрьдә Иске Зәй мәдәният йортында Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгеннән делегация булды.
Ансамбльгә нәкъ Зәй төбәге өчен хас, борынгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегеләчәк. Бу җаваплы эшне үз һөнәренең остасы Юлия Әхмәтҗанова башкарачак.
«Җиләк» ансамбле үзенең үзенчәлеге, фольклор традицияләре белән аерылып тора. Ансамбльне 2003 елда Ольга Агашкина оештырды. Аңа төрле милләт һәм дин вәкилләре йөри. Коллективка йөрүчеләрнең яшьләре дә төрле. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җырларына һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә. 2016 елдан «Халык» ансамбле исемен йөртә.
Фотолар Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев