Зәйнең 7нче мәктәбендә һөнәрләр фестивале узды
Яңалыклар

Зәйнең 7нче мәктәбендә һөнәрләр фестивале узды

Укучылар төрле һөнәрләр белән якыннанрак таныштылар.

23 майда Зәй шәһәренең 7нче мәктәбендә «Һөнәр сайла» һөнәри юнәлеш бирү фестивале узды. Чара шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләреннән укучыларны, аларның ата-аналарын, педагогларны һәм партнерларны берләштерде. 
Фестивальнең программасы бай һәм күпкырлы иде. Тематик мәйданчыклар балаларга кирәкле һәм иҗади һөнәрләр дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.
 88 нче янгын сүндерү-коткару часте каравыл башлыгы Яков Запека балаларга янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләде. Балалар социаль эш төркеме белгече Людмила Давыдова белән виртуаль экскурсия барышында Зәй ГРЭСының ничек эшләвен белделәр. Декоратив штукатурка буенча мастер-класс үткәрелде. Кулинария мастер-классын Зәй политехник көллиятенең «Кондитер» һөнәре буенча производствода укыту остасы Юлия Демидова тәкъдим итте. Шулай ук прическалар ясау  мастер-классын  чәчтараш Гөлнара Рәфыйкова үткәрде.
Декоратив рәсемнәр буенча иҗади мастер-классны балалар сәнгать мәктәбе рәссамнары Эльвира Бәширова, Алия Степанова һәм Лилия Галимова оештырды. Авиа-һәм ракета модельләштерү, пилотсыз аппарат белән виртуаль идарә итү буенча мастер - классны балалар иҗат йорты педагогы Игорь Фиофилов үткәрде.
«Зәй» спорт мәктәбе тренеры Алексей Ревин үз һөнәре белән таныштырды һәм киокусинкай карате турында сөйләде, ә «Барс» спорт мәктәбе тренеры Камран Хәсәнов үз тәрбияләнүчеләре белән баскетбол буенча мастер-класс күрсәтте. 


- Фестиваль ата-аналар һәм шәһәр учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды. Без фестивальдә катнашкан барлык ата-аналарга һәм партнерларга рәхмәт белдерәбез. Профессионаллар белән тере аралашу форматы балаларга үз мәнфәгатьләрен һәм мөмкин булган үсеш юлын яхшырак аңларга ярдәм итә, – дип сөйләде мәктәп директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Наталья Васильева.


Нет комментариев