Бүген Зәйнең 5нче мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Чыгарылыш укучылары өчен мәктәп дәресләре артта калды, алда - имтиханнар һәм тормышның яңа этабы.
Укучыларны котларга «Юл куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов килде. Ул чыгарылыш укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм үз көчләренә ышаныч теләде.
Каникулга китәр алдыннан укучыларга юлларда, ишегалларында, велосипедта һәм самокатларда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр.
Нет комментариев