Зәйнең 1нче мәктәбендә «Хәтер маршы» республика патриотик акциясе узды
29 гыйнварда Зәй шәһәренең 1нче мәктәбендә «Кар десанты» эзләнү хәрәкәтенең 55 еллыгына һәм Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсенең 30 еллыгына багышланган «Хәтер маршы» республика акциясе узды.
Чара Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылды.
Акциядә хокук саклау гаскәрләре ветераннары, мәктәп укучылары, шулай ук "Гвардия сменасы" балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре катнашты. Чара кысаларында яшьләр агитбригадасы Бөек Ватан сугышында җиңү яулаучылар истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте.

Әлеге акциядә мәктәпнең яшьармиячеләре актив катнашты. Алар чарада катнашып кына калмады, ә традицион рәвештә аны гамәли эшләр белән расладылар. Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр тирәсен чистартып, Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт белдерделәр.

Чараны оештыручылар Россиянең эзләнү хәрәкәтенә тарихи хәтерне саклауга керткән өлешеләр һәм яшьләрне патриотик һәм эзләнү проектларына җәлеп итү буенча системалы эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. "Хәтер маршы" акциясенең 1нче мәктәптә икенче тапкыр үтүе билгеләп үтелде, бу акциянең яшь буынны тәрбияләү һәм ил тарихына хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыру өчен әһәмиятен раслый.

Фотолар 1нче мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев