Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләрне конкурста катнашырга чакыралар

Агымдагы елның 1 апреленнән 1 ноябрьгә кадәр татар телендә язылган мәгълүмати элмә такталар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре язуларында хаталарны ачыклау буенча конкурс уза.

Фотоларны Татарстан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен iOS яки Android операцион системалары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта урнаштырырга, аннары авторизацияләнергә һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга кирәк.
Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.

Конкурска мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә язма рәвештә Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru электрон адресына яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3нче кат адресы буенча, яисә конкурс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин.

Конкурс җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның дүртенче кварталында узачак.
Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев