Зәйлеләрне «Госуслуги Дом» кушымтасына керергә  чакыралар
Яңалыклар

Зәйлеләрне «Госуслуги Дом» кушымтасына керергә чакыралар

Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләрне башкару, счетчиклар күрсәткечләрен бирү һәм башка шундый эшләрне үтәү өчен хәзер кәрәзле телефоннарда «Госуслуги Дом» кушымтасын йөкләү уңайлы.

Әлеге сервис торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасы  базасында төзелде һәм Россиянең Төзелеш,  Цифрлар министрлыклары  ярдәмендә «Мәгълүмат системасы операторы» АҖ тарафыннан үстерелә.

«Госуслуги Дом» кушымтасын  куллану бик уңайлы, ул мөрәҗәгатьләрне юлларга һәм йорт турында мәгълүматны цифрлы форматта алырга мөмкинлек бирә. Биредә шулай ук счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, капиталь ремонт турында мәгълүмат алырга һәм рәсми йорт чатларыннан файдаланырга була.

Кушымтада авторизация Дәүләт хезмәтләренең (Госуслуги) расланган хисап язмасы аша гамәлгә ашырыла.

Моның өчен кәрәзле телефоннарда  «Госуслуги Дом» кушымтасын йөкләгез: https://clck.ru/3QnbZq

https://max.ru/gosuslugi_dom 


Нет комментариев