Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләргә гадәттән тыш хәл вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаталар

Бүген Татарстан янә дроннар һөҗүменә дучар булды һәм «Зәй-информ» редакциясе җирле халыктан мондый ситуацияләрдә кайда ышыкланырга кирәклеге турында күп сораулар алды.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов бу уңайдан аңлатма бирде.

-Куркыныч янаган очракта күпкатлы йортларда яшәүчеләр үз йортларының подвалларына төшәргә тиеш. Барлык подвал биналары канәгатьләнерлек хәлдә, аларның ачкычлары идарәче компанияләрдә һәм торак милекчеләре ширкәтләрендә бар. Коммуналь хезмәтләр тиешле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә әзер. Шәхси йорт хуҗаларына шулай ук үз торакларының подвал бинасын сыену урыны сыйфатында файдаланырга киңәш ителә.

Гадәтттән тыш хәлләр вакытында ыгы-зыгы тудырмыйча, тынычлык саклап, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Сирена тавышы астында кичекмәстән ышык урын табарга, урамда калмаска һәм бина эчендә булсагыз, тәрәзәләрдән ераграк китәргә. Аннары документлар, шәхси саклану чаралары, су һәм азык-төлек запасларын җыярга, газ һәм суны, тәрәзәләрне һәм форточкаларны ябарга, электр приборларын сүндерергә, шуннан соң подвалга төшәргә кирәк.

Моннан тыш, пилотсыз очкычлар янаган очракта күрелергә тиешле гамәлләр буенча тулы инструкция шәһәрнең барлык предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең җаваплы затларына җиткерелде. Шәһәрдә һәм районда халыкны яшерү өчен махсус урыннар җиһазландырылган, әмма аларның төгәл адреслары куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев