Зәйлеләр “Татарстан кроссы — 2026”  республика акциясенә кушылды
Яңалыклар

Зәйлеләр “Татарстан кроссы — 2026” республика акциясенә кушылды

26 сентябрьдә Зәй халкы “Татарстан кроссы — 2026” масштаблы республика акциясенә кушылып шәһәр урамнарына йөгерергә чыкты.

Спорт чарасы төрле яшьтәге йөзләгән зәйлеләрне берләштерде, анда  мәктәп укучыларыннан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр катнашты.

Чарада катнашучыларны  шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов котлады. Аннары ул зәйлеләргә тантаналы шартларда ГТОның алтын билгеләрен тапшырды. 

Кросс маршруты шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтте. Катнашучылар үз алдына тизлек рекордларын кую бурычын куймадылар - төп максат сәламәт яшәү рәвешенә тартылу һәм массакүләм спортны популярлаштыру иде.

Мондый чаралар сәламәтлекне ныгытып кына калмый, төрле буын кешеләрен берләштерә, спортның һәркем өчен мөмкин булуын күрсәтә. Чара призлар уйнату белән тәмамланды.

  • Ирина Смирнова фотолары

Нет комментариев