Зәй китапханәсендә батырлык дәресе үтте
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә батырлык дәресе үтте

25 сентябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәү шәһәре өчен барган сугышлар башлануга 85 ел тулу уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде.

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышының бу мөһим бите ничек башлануы, Мәскәүне саклаучылар өлешенә нинди сынаулар төшүе һәм башкала диварлары янында дошманны нинди бәя белән туктатып калулары ы турында сөйләде, батырлыклары һәм фидакарьлекләре киләчәк буыннар өчен ныклык үрнәк  булган реаль кешеләр белән таныштырды. 

“Дәрес барышында фотосурәтләр, карталар, хроника кадрлар күрсәтү  балаларга ул көннәрдәге вакыйгаларны «күрергә» ярдәм итте. Очрашу ахырында танып белү уеннары узды. Укучылар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, тематик биремнәрне чиштеләр һәм тарих — ул даталар гына түгел, ә кешеләрнең язмышы һәм безнең барыбыз өчен дә мөһим дәресләр икәнлегенә тагын бер кат инандылар”, - ди китапханәсе Зинаида Исмәгыйлева.

  • фотолар китапханәдән

Нет комментариев