Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүенең дәвам итүе турында хәбәр итә
Тавыш бирү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/inet һәм ул 2026 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасыннан тавыш бирүдә муниципаль районнарның 538 182 кешесеннән 29 248е катнашкан, уртача активлык дәрәҗәсе 5,4%. 2026 елның 24 сентябренә Татарстан Республикасы 1472 тавыш җыйды, бу халыкның активлыгы түбән булуын күрсәтә, бигрәк тә тавыш бирү күрсәткечләре нуль булган районнар булуы борчуга сала.
Билгеле булганча, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына 2027 елда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» Федераль проекты кысаларында тизйөрешле Интернетка тоташу өчен 100-500 кешелек кече торак пунктларны сайлап алу буенча тавыш бирү турында халыкка мәгълүмат бирүне оештырырга һәм тавыш бирүнең югары күрсәткечләрен тәэмин итәргә тәкъдим ителгән иде.
Нет комментариев