26 сентябрьдә Зәйнең 4нче мәктәбенең IX «А» сыйныфы укучылары Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда кунакта булдылар
Экскурсия балаларга туган шәһәрләренең тарихына яңача карарга һәм буыннар бәйләнешен тоярга ярдәм итте.
Күпкырлы экскурсия барышында укучылар Зәйнең үсеш юлларын күзәттеләр, ә Хәтер залында якташларыбызның батырлыгына аерым игътибар бирелде. Геройлар — Владимир Кухарев һәм Валентин Скобелевның фотосурәтләре укучыларда зур хисләр уятты, чөнки алар да вакытында нәкъ менә 4нче мәктәптә укыганнар. Аларның язмышы балалар өчен Ватанга хезмәт итүнең җанлы үрнәгенә әйләнде.
“Музей программасын шәһәрнең тарихи өлеше буйлап танып-белү максатыннан оештырылган йөреш тулыландырды. Укучылар Мәктәп тавында булдылар, Крестовоздвиженский чиркәвен һәм «Билал» мәчетен карадылар. Бу гыйбадәтханәләрнең янәшә торуы — үзара дуслык һәм төрле мәдәниятләргә хөрмәтнең ачык мисалы, бу исә яшь буын өчен аеруча мөһим тема”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Нет комментариев