Зәй авылларында рухи мирас туплана: экспедиция дәвам итә
Яңалыклар

Зәй авылларында рухи мирас туплана: экспедиция дәвам итә

Казан галимнәре Зәй төбәген өйрәнүен дәвам итә

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү өчен янә Зәй районына экспедициягә килде.

Узган ел галимнәр Зәй районында татарлар яшәгән авылларда булган иде. Һәм районда, татар авыллары күп булу сәбәпле, экспедиция ике ел дәвамында оештырылачак дип белдерделәр.  Һәм бу көннәрдә алар янә районыбызга килделәр.

Аксакаллар сөйли — галимнәр язып ала 

21-28 сентябрьдә галимнәр райондагы татарлар яшәүче авылларның тарихы, җирле диалект үзенчәлекләре, фольклор үрнәкләре, халык музыкасы, халык сәнгате һәм осталары, кулъязма мирас, кабер ташлары буенча материал җыеп, өйрәнүләрен дәвам итә. 

Төркем составында районда институтның халык иҗаты бүлеге мөдире, профессор, филология фәннәре докторы, татарның мифологик системасын өйрәнүче Ләйлә Дәүләтшина,  халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Данир Рәшитов, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатова, халык иҗаты бүлегенең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемханова, язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәрләре Айгөл Хәсәнова һәм Венер Усманов эшләде.

фото авыл җирлегеннән
фото авыл җирлегеннән

Халык хәтере саклана

Галимнәр Кәрәкәс, Түбән Лоҗы, Урта Пәнәче, Әхмәт, Пусташит, Шыкмай, Федоровка, Югары Баграж, Чыбыклы авылларында һәм Иске Зәй бистәсендә  булдылар. Экспедиция җирле халык һәм авылның аксакаллары белән эшләде, авыл тарихы, борынгы йолалар риваятьләре, халык уеннары, халык иҗатының декаратив-гамәли сәнгате турында мәгълүмат туплады, халык хәтерендә сакланган рухи һәм матди мирасны өйрәнде. Шулай ук этнографлар православие һәм мөселман зиратында булдылар, үткән гасырлар һәйкәлләрендәге каллиграфик язуны өйрәнделәр.

  • фотолар җирлекләрдән

Нет комментариев