Зәй хәрбие «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Безнең геройлар

Зәй хәрбие «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Зәй егете Александрга хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен дәүләт бүләге тапшырылды

Тантаналы чара үзенчәлекле шартларда — 26 сентябрьдә, махсус хәрби операция зонасындагы полигонда, турыдан-туры хәрби бәрелеш сызыгында узды. Александрга бу бүләк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә тапшырылды.

Александр хәрби зонада «Незнайка» позывноен йөртә. Ул — штаттагы контрактчы, 2016 елда Сахалинга хезмәт итәргә китә, махсус хәрби операциянең башыннан Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшә.

Александр хәрби батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен моңа кадәр Жуков һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медальләренә лаек булган иде. Хәзер бу медальләргә Татарстан Республикасының иң югары бүләге дә өстәлде. Күптән түгел  хәрби егетнең кызы да туды. Зәй егете Ватан алдындагы бурычын намус һәм кыюлык белән үти. 

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге булып тора. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр.  Шул исәптән аны бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче исемле сугышчыларга да тапшыралар.

  • фотолар шәхси архивтан

Нет комментариев