2027 елның гыйнварында Халыкара шахмат турниры оештырылачак һәм ул Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк. Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте дип Татар-информ яза
«Киләсе ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде. Ул безнең республика һәм илебез өчен легендар кеше. Без гыйнварда Минтимер Шәрип улына багышлап зур Халыкара шахмат турниры уздырачакбыз», - ди ул . Аның сүзләренчә, Шәймиев шахмат уйнарга ярата һәм аны югары дәрәҗәдә башкара.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елны республикада Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте.
Нет комментариев