8 апрельдә Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсенең “Аквамарин” йөзү бассейнында 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге узды, ул РФ Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланды.
“Зәй” спорт мәктәбе укучылары Руслана Минеева, Никита Богомазов үз дистанцияләрендә - I , Матвей Комаров, Радмила Григорьева , Ләйлә Йосыпова, Алмаз Җамалетдинов – II, Тимофей Чадаев , Динә Әхтәмова, Айсылу Насыйрова үз дистанцияләрендә III урынны яуладылар. Тренерлары - Рәйсә Галимова.
Нет комментариев