Зәйлеләр пирог турында сөйләште
Зәй үзәк китапханәсендә Бөтендөнья пирог көненә багышланган «тәмле» чара узды.
Төрле милли ризыклар пешерү традициясе, һәр халыкта яши.
Камыр ризыклары әзерләнгән йорт җылы атмосферасы, хуш исләре белән җәлеп итеп тора. Китапханәдәге чарада катнашучылар да төрле ризыклар әзерләүләре, аның рецептлары белән уртаклаштылар. Пешерү осталыгын чагылдырган китап күргәзмәсе дә оештырылды. Чара уеннар, конкурслар һәм викториналар, төрле камыр ризыклары турындагы табышмакларны чишү белән үрелеп барды. Соңыннан чәй өстәле артында рәхәтләнеп гапләштеләр.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев