Зәйлеләр карьера сессиясендә катнаштылар
Сессиядә яшь зәйлеләр үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алдылар, яңа дуслар таптылар.
17-19 сентябрьдә Татарстанда инвалид яшьләрнең карьера үсешенә юнәлдерелгән проект сессиясе узды. Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бу — «Ярат. Иҗат ит. Рухландыр» проект сессиясенең биш сменасының берсе. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында уза.
Сессия һөнәри киләчәккә һәм карьера үсешенә багышланган инде. Программа сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле яшьләр өчен булдырылган. Зәйнең яшьләр эшләре идарәсеннән сессиягә Кристина Пономарева, Динара Шәйдуллина, Андрей Кузьмин барды.
Карьера сессиясе Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә узды. Ачылышта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашып, чыгыш ясады. Шулай ук катнашучылар өчен реаль HR-белгечләр лекцияләр һәм мастер-классла оештырды һәм һәр катнашучы белән резюме төзеделәр, ә кайберләре эш турында тәкъдимне сессиядә үк ала алдылар.
Сессия тәмамлангач яшь зәйлеләр хис-кичерешләре белән уртаклашып, үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алулары, яңа дуслар табулары турында сөйләделәр.
— «Омтылыш» сменасы җитәкчеләренә һәм волонтерларына үзем өчен яңа нәрсәләр белергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Кызыклы кешеләр белән таныштым һәм кайчан да булса «Волга» яшьләр үзәгендә кабат очрашырбыз дип өметләнәм, — дип уртаклашты Андрей Кузьмин.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев