Зәйлеләр җиңүгә каршы 78 километр йөгерәчәк
Яңалыклар

Зәйлеләр җиңүгә каршы 78 километр йөгерәчәк

11 апрельдә “Энергия” стадионында “Җиңүгә каршы 78 километр” спорт-патриотик акциясе старт алды.

Шәһәр халкы акциягә кушылды

 Бу көнне стартка 350ләп зәйле чыкты. Спортчыларга хас булганча, башта катнашучылар дусларча җылыну үткәрделәр.
– Узышларның маршрутын һәм вакытын катнашучылар үзләре сайлый, ә дистанцияләрне стартта алынган сертификатта теркәп барачаклар, - дип сөйләде Зәй районы ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Регина Волкова.

Акциянең беренче көнендә катнашучылар җиңүгә каршы 2 километр йөгерделәр, Җиңү көне алдыннан, 8 майда акция дәвам итәчәк.

Фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев