Ул мошенниклар кармагына эләгеп, билгесез счетларга 395 мең сум акча күчергән.
27 гыйнвар — 2 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 79 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, мошенниклык очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 5 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 57 очрагы теркәлгән.
Мошенниклык орчакларына тулырак тукталыйк.
28 гыйнварда Зәйдә яшәүче бер хатын-кыздан полициягә мошенникларның Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына хокуксыз керүләре турында гариза керә. Зыян күрүче кредит рәсмиләштерүне кисәтү өчен билгесез счетка 75 мең сум акча күчергән.
29 гыйнварда Зәйдә яшәүче берәүгә билгесез кеше шалтыратып, үзен челтәр компаниясе хезмәткәре дип таныштыра. Гариза бирүче аңа ышанып, смс буенча килгән кодны атаган, шуның белән билгесез счетларга 395 мең сум акча күчергән.
«Узган атнада мошенниклар тарафыннан җирле халыкка китерелгән гомуми зыян 470 мең сум тәшкил итә. Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Нет комментариев