Зәйле электр счетчигын алыштырам диючеләргә ышанып, аздан мошенниклар кармагына төшмәгән
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә бер мошенниклык очрагы теркәлгән.
11 сентябрьдә берәүгә билгесез кешеләр электр счетчигын алыштыру тәкъдиме белән чыга һәм смска килгән кодларны әйтүен сорыйлар. Шуның нәтиҗәсендә мошенниклар дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алган һәм 1700000 сум акча урларга тырышкан.
Шулай ук узган атнада компьютер мәгълүматына хокуксыз керүнең 2 очрагы теркәлгән.
Беренче очракта зыян күрүчегә — пенсиясен яңадан исәпләү, икенче очракта кәрәзле элемтәне гамәлдә булу вакытын озайту тәкъдиме белән чыкканнар. Бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларны блоклауга китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев